Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 март 2020, 00:39

Коронавирус белән авыручылар янында эшләүче табибларга өстәмә түләүләр булдырылачак

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров коронавирус белән авыручы кешеләр белән эш итүче медицина персоналына стимуллаштыру түләүләрен билгеләү турында указга кул куйды.

Түләүләр 18 марттан башлап билгеләнәчәк.
Табиблар һәм югары медицина белеме булган белгечләр өчен өстәмә түләү 25 мең сум тәшкил итәчәк. Урта медицина персоналы өчен стимуллаштыручы түләү - 15 мең сум, кече медицина персоналы өчен 5 мең сум тәшкил итәчәк.
Моннан тыш, документ коронавирус инфекциясен йоктыру куркынычы төркеменнән булган кешеләргә ярдәм күрсәтүче медицина хезмәткәрләренә акчалата түләү билгеләүне дә күздә тота.
Фото: bashinform.ru сайтыннан
kiziltan.rbsmi.ru
Читайте нас: