Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
7 апрель 2020, 23:05

Авыручылар саны меңәрләп арта

Коронавирусның көннән-көнгә геометрик үсеш алачагын фаразлаганнар иде. Русиядә тәүлек эчендә коронавирус белән зарарланган кешеләр саны 1000 кешедән артып киткән, барлыгы-7497.

Тәүлек эчендә Русиядә коронавирус йоктыруның 1154 яңа очрагы теркәлгән. Бу хакта коронавирус инфекциясенә каршы көрәш буенча оператив штаб хәбәр итә. Тәүлек эчендә ачыкланган иң күп очрак 697-Мәскәүдә.
Ил буенча зарарланган кешеләрнең гомуми саны -7497 кеше. Вирус йоктыручылар арасында 494 кеше савыккан, 58 кеше үлүчеләр исемлегендә (соңгы тәүлек эчендә 4 кеше). 7 апрельгә 795 меңнән артык тест үткәрелгән.
Русиядәге 85 төбәкнең 81 яңа вирусны теркәделәр. Кыскача әйткәндә, вирус үтеп кермәгән бары 4 төбәк калды.
7 апрельгә Башкортстанда коронавируслы 12 кеше ачыкланган. 9600 тест үткәрелде. 106 кеше шик астында.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: