Талпан энцефалиты – үзәк нерв системасының зарарлануына, еш кына параличлануга китерүче йогышлы авыру. Авыруның инфекция чыгынагы булып җәйге айларда талпан (урман бете) үрчегән урман массивлары санала.
Халыкны энцефалит вирусы белән зарарланудан саклау проблемасы тулысынча хәл ителмәгән. Шуңа күрә шәхси профилактика чараларын төгәл үтәү зур әһәмияткә ия. Талпаннар юкә, усак агачлары үскән, куе үлән каплаган катнаш урманнарны яраталар, күбрәк сукмак, юл кырыйларында тупланалар. Активлыклары тәүлек дәвамында үзгәреп тора: кояшлы аяз көннәрдә күтәрелә, көндезге эссе сәгатьләрдә кими. Талпан киемгә ябышканнан соң тәннең капланмаган урынын эзләп өскә үрмәли. Шуңа күрә урман бете үтеп кермәслек итеп киенү мөһим. Урманга барганда өскә ачык төстәге киемнән булу (анда талпан тиз күзгә ташлана) яхшы. Аякка резина итек кияргә күлмәк җиңнәрен беләзектән киң тукыма яисә резина белән тарттырып куярга кирәк. Муен ачылып торырлык булмасын. Башны яулык бәйләп саклыйлар.
Урманнан кайткач, киемне, тәнне яхшылап тикшереп чыгарга кирәк. Өске киемне ишек алдында ук салып калдыралар. Гәүдәнең йон белән капланган өлешләренә, касыкка, култык асларына, колакка аеруча игътибар итү мөһим.
Әгәр талпан тәнгә кадалып өлгергән булса, аны борыны өзелеп калмасын өчен саклык белән генә тартып чыгарырга кирәк. Ул урынга 10-15 минутка нинди дә булса май сөртеп тотсаң, талпан җиңелрәк чыга. Моның өчен пинцет кулланалар һәм сак хәрәкәтләр белән як-якка каерып тартып чыгаралар. Борыны өзелеп калган очракта утта кыздырылган, яисә спиртта тотылган инә белән актарып алалар. Аннары ул урынга йод эремәсе, спирт, ислемай сөртәләр. Алынган талпанны яндырырга яисә дезинфекцияләүче эремәгә салырга кирәк. Кулны сабынлап юмыйча торып, бернинди очракта да күз, авыз-борын тирәсенә кагылырга ярамый.
Талпан тешләгән кешеләр барысы да медицина учреждениесенә килеп табибка күренергә тиеш. Шуннан соң кешенең сәламәтлеге 21 көн дәвамында күзәтү астында булырга тиеш.
Шәхси саклану чараларына талпанны куркыта торган репелентлар да керә. Һава шартларына һәм химик составларына карап, аларның тәэсир итү көче 2-3 сәгатьтән 10-15 сәгатькә кадәр дәвам итә.
Урман бете шулай ук боррелиоз авыруын тарата. Боррелиоз терәк-хәрәкәт аппараты, йөрәк, нерв системасы, тире зарарлануы белән характерлы. Авыру кискен һәм озакка сузылган формада үтәргә мөмкин. Авыру талпан (урман бете) тешләгәндә, шулай ук кайнамаган кәҗә сөте кулланганда үтеп керә торган вирус аша тарала. Ел саен Россиядә дәвалау учреждениеләренә талпан кадалган 150 меңнән артык авыру мөрәҗәгать итә, әммә зыян күрүче ун кешенең берсе генә шифаханәгә баруны кирәк дип саный. Шуны исегездә тотыгыз, алда әйтелгән киңәшләрне катгый үтәгәндә очракта,талпан энцефалиты кебек авырадан саклана алырсыз.
Ринат Насыйбуллин, “Роспотребнадзор”ның Зәй бүлеге җитәкчесе.