Кушнаренко хастаханәсенең баш табибы Ольга Шәйхетдинова сүзләренә караганда, вируслы кешене Дүртөйленең йогышлы чирләр госпиталенә озатканнар. Авыру белән элемтәдә булган кешеләрдән 8, 10 һәм 18 апрель көннәрендә анализ алынган. Тик БРның гигиена һәм эпидемиология үзәгендә зур чират булганга күрә, анализларның нәтиҗәсе әлегә билгеле түгел.
Хәзер Кушнаренко хастаханәсенең карантин бүлегендә 6 хезмәткәр һәм 8 авыру бар. Әлегә аларда коронавирус билгеләре күзәтелми. Хезмәткәрләр барлык медицина кирәк-яраклары белән тәэмин ителгән, шул исәптән азык-төлек һәм көнкүреш әйберләре дә җитәрлек. Дәваханәдә 3-4 тапкыр ашату каралган.
Кушнаренко хастаханәсе гадәти режимда эшләвен дәвам итә.