Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 апрель 2020, 12:20

Спрей, крем яки дымлы салфетка: нинди антисептик COVID-19 вирусын яхшырак үтерә?

Россия халкы көн саен диярлек бик күпләп антисептик сатып ала, тик алрның кайберләре бер файдасыз, ди белгечләр.

Галимнәр белешмәсе буенча, составының 60-70 проценттан ким булмаган өлеше спирт булганда гына, санитайзердагы антисептик коронавирусны үтерә. Бу очракта спрейлар бик нәтиҗәле. Ләкин аларның бәясе шактый зур — 20 миллилитр өчен 150 сум чамасы, 250 миллилитр өчен 800 сумлап түлисе була.
Россия халкы кулларга антибактериаль крем яки гель сатып алуны сайлый. Мондый кремнарның 100 мл күләмен 100 сумга сатып алырга була. Ләкин антибактериаль кремның нәтиҗәлелеге күпкә кимрәк, аларда спирт бик аз күләмдә.
Дезинфекцияли торган салфеткалар кулларны һәм төрле өслекләрне яхшы чистарта. Ләкин алар COVID-19 белән көрәшә алмый. Махсус антибактериаль дым бу вируска бөтенләй тәэсир итми. Мондый салфетка алудан мәгънә юк.
Даруханәләрдә спиртсыз санитайзерлар сатыла. Аларның составында хлоргексидин була. Бу антисептиклар тәме исле дә була, тән тиресен дә киптерми. Ләкин шуны истә тотарга кирәк: хлоргексидин бактерияләрнең аз төркемен генә үтерә. Ә COVID-19 — ул вирус, бактерияләргә дә, микробларга да карамый.
Басма хәбәрчеләре ачыклаганча, Lafitel — спиртлы гель-антисептик бәясе түбән һәм дезинфекцияләү сәләте югары булу сәбәпле, зур популярлык яулаган. Аның 50 миллилитры 220 сум чамасы тора. Составында 68 процент спирт, глицерин һәм ароматизаторлар бар. Technische Trumpf антисептигы да яхшы, аның 50 миллилитры 245 сум тора, Sanitelle чарасының шул ук күләме 300 сум тора.
Табиблар Германиядә ясалган Septel антисептигын да яхшы дип саный. Аның составында спирт 65 процент, 100 миллилитры 200 сум тора, диелә бу хәбәрдә.
Читайте нас: