Тәтешле хәбәрләре
+15 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
21 апрель 2020, 11:35
Табиб дәваханәдә 78 кешегә коронавирус йоктырган
Екатеринбург шәһәренең 1 санлы дәваханәсендә берьюлы 78 кешедә (пациентлар һәм табиблар) коронавирус ачыкланган. Бу хакта Свердловск өлкәсенең губернаторы Евгений Куйвашев үзенең Инстаграм челтәрендә хәбәр итте.
Беренчел мәгълүматлар буенча, инфекция таралу чыганагы — дәваханәдә эшләгән табиб. Ул коронавирусны күршесеннән йоктырган, ди.
Куйвашев пациентларның күбесендә чир билгеләре юк дип белдерә, алар үзләрен яхшы хис итә, гомумән ситуация “контрольдә”, ди губернатор.
Шулай итеп, 18 апрельдә Екатеринбургның 1 санлы дәваханәсендә карантин кертелгән. Свердловск өлкәсенең коронавирус белән көрәш буенча оператив штабта хәбәр итүләренчә, берничә пациентны һәм элемтәдә булган табибларны 40 санлы дәваханәнең йогышлы авырулар бүлегенә госпитализацияләгәннәр.
Соңгы мәгълүматлар буенча, Русиядә коронавирустан барлыгы 405 кеше үлгән, ә таҗлы чирне йоктыручылар саны 47 мең кешедән артып киткән.
Автор : Әлфия Шакирҗанова
Чыганак: Lenta.ru
Фото: Александр Миридонов / «Коммерсантъ»
Мәгълүмат чыганагы:
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/d-nyada-nil-r-bar/Tabib-d-vahan-d-78-kesheg-koronavirus-yoktirgan-229624/
Читайте нас: