Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 апрель 2020, 21:45

Республикада коронавирус диагнозлы 20 пациент ИВЛ-га тоташтырылган

Республикада коронавирус диагнозлы 20 пациент ясалма сулыш алдыру аппаратларына (ИВЛ) тоташтырылган.

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматларына ярашлы, 25 апрельгә республика стационарларында COVID-19 диагноз расланган 272 кеше дәвалана. 28 пациентның хәле авыр дип бәяләнә, шуларның 20се ИВЛ аппаратларына тоташтырылган. Амбулатор шартларда 145 кеше дәвалана. Алар авыруны җиңелчә үткәрә. Тагы 2 кеше коронавирустан савыккан.
25 апрельдә үткән брифингта республикада коронавирус йоктыручылар саны, 35кә артып, 490 кешегә кадәр артуын хәбәр иттеләр. Үлем очраклары теркәлмәгән.
Коронавирус йоктыручылар кайларда дәвалана?
Республиканың йогышлы авырулар дәваханәсе – 76 кеше;
Уфаның 8 санлы клиник дәваханәсе – 35 кеше;
Бәләбәй үзәк район дәваханәсе– 29 кеше;
Уфаның 5 санлы клиник дәваханәсе – 22 кеше;
БДМУ клиникасы (элекке 6 санлы дәваханә) – 21 кеше;
Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе – 17 кеше;
Дим районы клиник дәваханәсе – 14 кеше;
Туймазы үзәк район дәваханәсе – 8 кеше;
Бөре үзәк район дәваханәсе – 7 кеше;
Исәнгул үзәк район дәваханәсе – 6 кеше;
Нефтекама дәүләт дәваханәсе – 4 кеше;
Октябрьский 1 санлы дәваханәсе – 4 кеше;
Мәләвез үзәк район дәваханәсе – 4 кеше;
Мәсәгуть үзәк район дәваханәсе – 3 кеше;
Стәрлетамакның 4 санлы дәваханәсе– 3 кеше;
Күмертауның үзәк шәһәр дәваханәсе – 3 кеше;
Дүртөйле үзәк район дәваханәсе – 2 кеше;
Стәрлетамактагы республика йогышлы авырулар дәваханәсе – 2 кеше;
Салават шәһәре дәваханәсе – 2 кеше;
Стәлетамакның 2 санлы дәваханәсе – 1 кеше;
Югары Яркәй үзәк район дәваханәсе – 1 кеше;
Уфаның 13 санлы дәваханәсе – 1 кеше;
Бүздәк үзәк район дәваханәсе – 1 кеше;
Чишмә үзәк район дәваханәсе – 1 кеше;
Белорет үзәк район дәваханәсе – 1 кеше;
Учалы үзәк район дәваханәсе – 1 кеше;
Баймак үзәк район дәваханәсе – 1 кеше;
Миякә үзәк район дәваханәсе – 1 кеше;
Читайте нас: