Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
30 апрель 2020, 00:10

Куркынычрак авыру яный

Коронавирус буенча мәгълүмат үзәгенең рәсми вәкиле, “Россия 1” телеканалында “О самом главном” тапшыруын алып баручы табиб Александр Мясников дөньяга COVID-19дан да куркынычрак авыру янавын фаразлады. Бу хакта ул YouTube-каналында барган “Соловьев Live” тапшыруы эфирында хәбәр итте.

“Без барыбыз да 30-35%ка үлемгә китерә торган җитди эпидемияне көтәбез”, – диде ул.
Мясников коронавирус белән булган хәлләр дөньяга яңа эпидемиягә әзерләнергә мөмкинлек бирәчәк, дигән фикердә. Табиб шуны да әйтте, бүген иң куркыныч урын – дәваханә. Нәкъ анда коронавирус йоктыру ихтималы зур икән.
22 апрельдә табиб Русиядә коронавирусны йоктыру очракларының иң югары ноктасы хакындагы фаразларын ялгыш дип белдерде. Ягъни, ил COVID-19ны йоктыруның югары ноктасына 2-3 ай эчендә чыга. “Бездә ул мин фаразлаганда түгел, ә бер айга диярлек соңрак башланды. Димәк, без майга кадәр югарыга барабыз, майда иң югары ноктага барып җитәчәкбез, май ахырында исә коронавирус йоктыру очраклары кими төшәчәк”, – дип төгәлли табиб.
Әйткәндәй, билгеле табиб коронавирус белән авырганын сөйләде. Ул тест үткән. Һәм аның нәтиҗәләре Мясниковның организмында коронавируска каршы тәнчекләр барлыгын күрсәткән.
Кем әйтмешли, юаттыгыз инде. Әле коронавирусны җиңеп булмый. Ә монда куркынычрак эпидемия фаразлыйлар... Түземлек һәм сабырлык бирсен инде Ходай Тәгалә һәммәбезгә дә.
Фото: YouTube
Читайте нас: