Бу хакта республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгының онлайн-брифингында 5 майда ведомство башлыгы урынбасары Ирина Кононова әйтте.
“Икътисадны күтәрергә кирәк. Республика бөтенләй эшләми яши алмый. Шуңа эш урыннары хәвеф зонасына әйләнәчәк һәм анда чир йоктыру очраклары артуы ихтимал”, – диде ул.
Шулай ук Башкортстанда вахтадан кайтучыларга бәйле хәвеф тә бар. “Аларны кайтарырга кирәк, бу мәсьәлә буенча башка төрле фикер булуы да мөмкин түгел, – диде Ирина Кононова. – 8 майга 1800 кеше кайтачак һәм бу – җитди хәвеф. Шуңа алар 14 көннән артык изоляциядә булачак”.
Әйткәндәй, бүген, 6 майда, Русия Президенты Владимир Путин коронавирус мәсьәләсенә бәйле киңәшмә үткәрәчәк. Анда вирус сәбәпле кертелгән чикләү чараларын җайлап йомшарту буенча сөйләшү булачак. Бу җәһәттән Роспотребнадзор үзенең киңәшләрен бирергә тиеш. Әмма майның беренче биш көне күрсәтүенчә, инфекция таралу дәвам итә.