Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 Май 2020, 22:50

17 коронавирус йоктыручы ИВЛ аппаратына тоташтырылган

Төбәкнең Сәламәтлек саклау министрлыгында коронавирус белән авыручыларның хәлләре турында сөйләделәр.

27 авыруның хәле авыр дип бәяләнә, шуларның 17се ясалма сулыш алу аппаратына тоташтырылган. 227 пациентның хәл-торышы – канәгатьләнерлек, 169ының хәле уртача, диләр ведомствода.
543 кеше өйдә амбулатор рәвештә дәвалануда. Аларда коронавирус җиңелчә үтә, ди.
Хәтерегездә булса, 9 майда тәүлек эчендә тагы 84 коронавирус йоктыру очрагы теркәлгән. Шулай итеп, таҗлы вирус йоктыручылар саны республикада 1416га җитте. 26 кеше терелгән. (пандемия чорында республикада барлыгы 435 кеше “корона”ны җиңгән).
Үлем очраклары исә 15кә җиткән. Бәләбәй үзәк район хастаханәсендә дәваланган 1961 елгы ирнең үлеме сәбәбе коронавирус икәнлеге ачыкланган.
Читайте нас: