Бурятия Республикасында медицина хезмәткәрләрен коронавирус белән көрәшкән өчен медаль белән бүләкләячәкләр. Бу хакта төбәк Хөкүмәте матбугат хезмәтендә хәбәр ителә.
Төбәк башлыгы Алексей Цыденов коронавирус инфекциясенә каршы вәзгыятьне контрольдә тоту һәм мониторинглау буенча оператив штаб киңәшмәсе барышында республика Хөкүмәтенә авыру белән көрәшкән өчен медальне гамәлгә куюны йөкләде. Ул медаль тапшыру өчен медикларны сайлап алу критерийларын әзерләргә кушты.
Медаль вирус таралу учакларында һәм коронавируслы пациентлар дәвалана торган йогышлы стационарларда эшләүче табибларга биреләчәк.