Шулай да табиблар әлеге чирне кемнең бик авыр үткәрәсен алдан ук әйтеп була ди. Моның билгесе бар икән.
Цинциннати университетының (Америка) хирургия бүлеге профессоры Ахмад Седагхат шуны ачыклаган: коронавирус йоктыручыда чир башланганда ис сизү сәләте юкка чыккан очракта, кешенең бу афәтне бик авыр кичерәчәген билгеләп була.
Ютәл дә, температура да түгел, ә нәкъ менә ис сизү сәләтен җую авыруның хале бик авыр булачагы хакында бәян итә.
Профессор Седагхат, күпсанлы пациентларның авыру тарихларын өйрәнгәннән соң, нәкъ менә аносмия (ис сизү сәләтен җую) көчле булганда пациентларның арытаба хәле бик мөшкелләнәчәген дәлилләгән.