Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 Май 2020, 23:45

Коронавируска икенче группа канлы кешеләр тизрәк бирешә, диләр

Беренчел тикшеренүләр шуны раслаган.

Коронавирус йоктырган пациентларның күпчелеге - икенче группа канлы кешеләр. Бу хакта Федераль медицина-биология агентлыгы (ФМБА) башлыгы Вероника Скворцова белдерде. Ул әлеге фактның чит ил тикшеренүләрендә дә чагылыш табуын, шулай ук ФМБА үзәкләрендә раслануын ассызыклады.

- Икенче урында - беренче һәм өченче группа канлылар. Ә дүртенче группалылар бу чиргә сирәгрәк бирешә, чөнки сирәк төркем, - диде Вероника Скворцова 15 майда узган матбугат конференциясендә.

Әлеге статистиканы икенче группаның киң таралган төркем булуы белән бәйләп буламы, дигән сорауга Скворцова бу факторның өстәмә өйрәнү таләп итүен әйтте.

Бу группа канлы кешеләрнең авыруга ешрак дучар булуы турында кичә Русиянең атказанган табибы һәм Федерация Советы әгъзасы Владимир Круглый да белдерде. Табиб билгеләп үткәнчә, авыруга тарыган башка группалы канлы (беренче, өченче, дүртенче) пациентларның нисбәте якынча бертөрле.

Фото ТАСС.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Koronaviruska-ikenche-gruppa-kanli-keshel-r-tizr-k-biresh--dil-r-271870/
Читайте нас: