Әче, салкын, артык кайнар ризык тамакның лайлалы тышчасын җәрәхәтли. Табиблар салкын көннәрдә урамга чыгарга 15 минут кала сөйләшмичә торырга киңәш итә.
Начар гадәтләр, тәмәке тарту, спиртлы эчемлекләр куллануның тавыш өчен бер файдасы да юк.
Баксаң, тавыш өчен дөрес сулау да мөһим. Җырчылар, мәсәлән, тавышларын саклар өчен махсус сулыш күнегүләрен кабатлый.
Дөрес туклануга игътибар бирегез. Ашказаны бизләре бүлеп чыгарган сок тавыш ярыларына тәэсир итә, шуңа да ашказанына зыян китерми торган ризык белән генә тукланыгыз.