Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 Май 2020, 01:15

Чыныккан организмга коронавирус йогамы?

Галимнәр чыныгуның иң экстремаль ысулларын тикшерә.

Роспотребнадзорның эпидемиология үзәге эксперты Михаил Лебедев, организмны чыныктыру юлы белән вируслы авыруларны профилактикалауга тукталып, болай диде: "Кышын су коенып чыныгу (яисә бәкегә чуму) ярдәмендә организмның чирләргә гомум каршылыгын арттыру – бер хәл, ә йогышлы авырулар кузгатучыларның (шул исәптән вирусларның) кеше организмына турыдан-туры йогынтысы - икенче эш".

Әлбәттә, чыныгу организмның авырулар белән көрәшү мөмкинлеген арттыра, әмма кайбер очракларда бу гына җитми, - дип билгеләде Лебедев.

Галимнәр чыныгуның иң экстремаль ысулларын да тикшерә. Белгеч сүзләренчә, әгәр вирусның инфекция микъдары югары булса, кеше барыбер чирләячәк. "Шуңа да карамастан, чыныгу чирнең авырлыгын, дәвамлылыгын һәм өзлегү ихтималлыгы ешлыгын шактый киметергә мөмкинлек бирә", - дип өстәде эксперт.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/zdorovie/Chinikkan-organizmga-koronavirus-yogami-272818/

Фото Ne-kurim.ru
Читайте нас: