Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 Май 2020, 17:35

Коронавирустан прививканы кемгә ясаячаклар?

Русиядә коронавирустан прививка беренче чиратта хәвефле зонада булган кешеләргә кирәк.

Беренче вакцинаны COVID-19 йогышлы авырулар белән эшләүче табиблар алачак. Шулай ук вакцинага чиратта гадәттә күп кешеләр белән аралашучылар торачак. Мәсәлән, болар кассирлар, такси йөртүчеләр, волонтерлар, билетёрлар. Бу хакта табиб-вирусолог Виктор Зуев сөйләде.

Калган кешеләр вакцинациягә әлегә мохтаҗ түгел, дип белдерде белгеч. Аны соңыннан башка барлык кешеләргә кулланырга мөмкин булачак. Зуев фикеренчә, коронавирустан прививканы грипптан прививка ясаган кебек үк эшләячәкләр.

Коронавирус сезонлы вирус булып калачак. Бәлки ул елына ике тапкыр - көз көне һәм иртә язда кабыначак. Нәкъ шул вакытта кешеләрнең иммунитеты начарлану күзәтелә.
Читайте нас: