Бу хакта Мечников исемендәге фәнни-тикшеренү институтының вакциналар профилактикасы һәм аллергик авырулар иммунотерапиясе лабораториясе җитәкчесе Михаил Костинов “Дождь” телеканалы эфирында сөйләде.
“Җылы булуы вируска ошамый. Аеруча аңа (вируска – Авт.) кешеләрнең иммун системасы ошамый. Русиялеләрдә ул (иммун системасы – Авт.) башкача корылган. Америка һәм Көньяк Америка халкы иммунитеты белән чагыштырырлык түгел – аларда климат һәрчак бертөрле – җылы”, – дип белдерде иммунолог.
Русиялеләрнең иммунитеты үзенчәлекләре төрле ел фасылларына һәм метеошартларга бәйле, ди ул.
Аннары, Костинов әйтүенчә, вирус ультрашәмәхә нурларны да өнәп бетми икән.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/s-lam-tlek/y-k-ne-d-koronavirus-h-vefe-saklanirmi-285874/