Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
1 июнь 2020, 13:15

«Без пляжда битлек киюне таләп итмибез»

Роспотребнадзор башлыгы Анна Попова «Мәскәү. Кремль. Путин» программасында шул хакта хәбәр итте. Сүз су коену сезоны турында бара.

«Без пляжда битлек киюне таләп итмибез», — дип яза Instagram социаль челтәрендә Попова.

Ул билгеләп үткәнчә, ял итүчеләр арасында дистанция сакланырга тиеш. Бер гаилә әгъзалары булган кешеләргә бу таләп кагылмый, әлбәттә.

Таҗлы вирус инфекциясе таралу куркынычын искәртү максатында барлык пляжларда да махсус патрульләр булдыру киңәш ителә.
Фото:Pixabay.com

Читайте нас: