Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
9 июнь 2020, 00:45

Табылган малай реанимациядә

Башкортстанның Салават районында ялгызы урманда өч көн һәм ике төн үткәргән 6 яшьлек малай реанимациягә эләккән.

Баланы реанимация бүлегенә әнисе белән бергә дәваханәгә кергәч тә урнаштырганнар.

«Малайны черки һәм талпаннар талап бетергән, ул шок хәлендә иде, бераз тынычланды, - дип сөйли «Салават җирендә» басмасына Малаяз дәваханәсенең реанимация бүлеге мөдире Алик Сәлахов. — Әмма тулаем алганда, аның хәле тотрыклы, гомеренә бернинди дә куркыныч янамый".

Баланың организмы күп су югалткан, дип хәбәр ителә. Хәзер аңа кирәкле барлык препаратлар һәм витаминнар билгеләнгән. Шулай ук аның белән психолог эшли.

Реанимациядә ул тагын берничә көн булачак, аннары аны балалар бүлегенә күчерәчәкләр.
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Tabilgan-malay-reanimatsiyad-310210/

Фото: bashinform.ru
Читайте нас: