Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
10 июнь 2020, 11:30

Роспотребнадзор Республика клиник дәваханәсендә тикшерүне тәмамлады

Роспотребнадзорның республика идарәсе Куватов исемендәге РКХдә коронавирус йогышы белән зарарлану чыганагын эпидемиологик тикшерүне тәмамлады.

Нәтиҗәләр буенча ике беркетмә төзелгән. Беренчесе - хастаханә эпидемиологына карата, икенчесе – юридик затка. Нульле пациентның кем булуын ачыклый алмаганнар. Әмма беренче зарарлану февраль-март айларында теркәлгән.
Ведомство белгечләре хәбәр иткәнчә, COVID-19 таралу нәтиҗәсендә, Куватов исемендәге Республика хастаханәсендә 194 хезмәткәр авыраган. Зарарланган пациентларның төгәл саны аныкланмаган.
Читайте нас: