ВОЗның сәламәтлек саклау өлкәсендәге гадәттән тыш хәлләр буенча программасының директоры Майкл Райан фикеренчә, бу коронавируска үткәргән тестларның күплегенә бәйле. Моны ул 10 июньдә Женевадагы брифинг вакытында әйтте.
“Шулкадәр чирләүчеләр санына карата түбән үлем очраклары теркәлүе сәер, әлбәттә. Әмма Русиядә коронавируска бик күп тикшерәләр, алар тестлар санын бик тиз арттырды. Шуңа күрә коронавируслылар саны кисәк кенә артуын, ә үлемнәр саны кыскаруын күзәтәбез”, – дип китерә аның сүзләрен РИА Новости. – Әмма ахырда Русиянең COVID-19дан теркәлгән үлем очракларына сертификация ничек үткәреләчәген бәяләве мөһим. Бу процедураның тиешле дәрәҗәдә эшләнелүен контрольдә тотарга кирәк.
Майкл Райан фикеренчә, Русиядә авыручанлык үсеше Европадагы хәлләргә охшаш. Шул ук вакытта кайсыбер илләр COVID-19дан булган үлем очракларын реаль вакытта теркәгән,ягъни коронавирусы булган һәр пациентның үлемен таҗлы вирустан үлүчеләр статистикасына керткәннәр.
Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасында белдерүләренчә, кайсыбер илләр “артка” әйләнеп кайтачак һәм үлем сертифкатларын яңадан караячак, бу исә COVID-19дан үлүчеләр сатистикасына шактый үзгәрешләр кертеләчәк дигән сүз.
10 июнь мәгълүматлары буенча, Башкортстанда 4 194 коронавирус йоктыручы исәпләнә. Үлүчеләр саны –19. 4 194 вирус йоктыручының 2 536сы – актив авырулар, 1640 кеше терелгән.