Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
15 июнь 2020, 13:14

Күңел биреп эшләве – үзе үрнәк

Авыл фельдшеры. Ул барысына да таныш, барысына да кирәкле кеше.

Куеда районы Гондыр авылында туып-үскән кыз гомеренең 24 елын игелекле хезмәткә – Кызылъяр, Ивановка, Танып-Чишмә авыллары халкының сәламәтлеген саклауга багышлый. Инде ул биредә күптәннән үз кеше. Көн дә иртән гадәтләнгән сукмак буенча эш урынына ашыга ул. Римма Катипҗан кызы карамагында 291 кеше. Соңгы елларда яңа туган балалар, яшьләр саны кимесә дә, җаваплылык шул ук кала. Әлеге пандемия вакытында хәл тагын да кискенрәк – фельдшер гел уяу булырга тиеш.
Бүгенге көндә Римма Катипҗан кызы халыкны заманча җиһазландырылган якты, җылы бинада кабул итә. Балалар белән дә, өлкәннәр белән дә бердәй уртак тел табып, аларга тән сихәте генә түгел, җан шифасы да өләшергә кирәк. Барыбыз да белә – табиб сүзенең тылсымы зур.
Фельдшер бит ул авыл докторы. Аңа кан басымы күтәрелеп тә, җәрәхәтләнеп тә, дару кирәк булса да йөгереп киләләр. Кыскасы, ул педиатр да, хирург та, күз табибы да… Моннан тыш планга ярашлы прививкалар ясау, диспансерлаштыруны оештыру да аның өстендә. «Шунысы сөенечле: атнасына бер тапкыр Түбән Балтач врачлык амбулаториясенә район үзәгеннән табиб-терапевт килә. Чират көтәсе дә, еракка йөрисе дә юк», – ди фельдшер.
Менә шулай, авылдашлары арасында абруй казанган ачык йөзле, тәмле телле Римма Шәймиева эшеннән бар да канәгать.
Әлфия СӘЛИМГӘРӘЕВА.
Читайте нас: