Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
16 июнь 2020, 16:55

Бала - үле, әти-әнисе өйдә юк...

Башкортстанның Благовар районы авылларының берсендә фаҗига теркәлгән.

Анда алты айлык нарасый вафат булган.

Билгеле булуынча, баланың җансыз гәүдәсен аның туганы, 43 яшьлек хатын тапкан. Малай аның өендә яши. Бу вакытта биологик әти-әнисенең кайда булуы билгеле түгел.

Балада бернинди тән җәрәхәтләре дә булмаган. Үлем сәбәбен судмедэкспертлар билгеләячәк. Белгечләргә шулай ук һәлакәт урыныннан алынган юрганнар, мендәр һәм япкычлар да тапшырылган.

Исегезгә төшерәбез, кичә генә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин республикада сабыйларның үлеме турында отчет тотты. Ул бу күрсәткеч буенча иң имин булмаган районнарны атады. Анда Благовар районы юк иде...
Чыганак https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/donja/Bala--le--ti-nise-yd-yuk-321163/

Фото: kp.ru
Читайте нас: