Коронавирусның икенче дулкыны кайчан көтелә, бу вируска каршы вакцина уйлап табылганмы? Татарстанның сәламәтлек саклау министры Марат Садыйков туры эфир вакытында укучыларны борчыган сорауларга җавап бирде.
– Быел Татарстанда үлем очраклары артты дип әйтергә буламы? Реклама
- Юк, алай димәс идем. Республикада үлем очраклары 2018, 2019 еллар белән чагыштырганда шул дәрәҗәдә саклана. Бүген коронавирустан 12 кеше вафат булды. Ә менә үпкә ялкынсынуы белән авыручылар артты. Элек пневмонияле кешеләр хәлләре бик нык авырайгач кына хастаханәгә мөрәҗәгать итәләр иде, хәзер авыру билгеләре булуга тикшеренәләр. Шуңа да пневмония очраклары күп теркәлә.
- Үзизоляция режимын кертүнең нәтиҗәсе булдымы?
- Әйе, пандемия шартларында Россиядә, Татарстанда да үзизоляция режимын кертеп дөрес эшләдек дип саныйм. Үзизоляция авыру белән бәйле вазгыятьне тулысынча чамаларга булышты. Төп максат – коронавируслы кешеләрне генә түгел, барлык пациентларның гомерен саклап калу. Пандемия шартларында эшләү тәҗрибәсен сынадык. Коронавируслы кешеләрнең күбесе йөрәк-кан тамырлары, онкология авыруларыннан үлә.