Умырткадагы бүсер ялкынсынып авырткан чагында, авыртуны басар өчен, умырткага балавызлы май (прополисная мазь) сөртергә һәм өстенә бер кат марля, аннан полиэтилен ябып, бәйләвеч белән бәйләп куярга киңәш ителә. 8-10 сәгатьтән соң бәйләвечне сүтеп, мазьның тирегә сеңеп бетмәгән калдыкларын «чистартып», яңадан шул ук мазьны сөртергә кирәк. Янә 8-10 сәгатьтән соң бәйләвечне сүтеп, тирене мазьның сеңеп бетмәгән калдыкларыннан арындырырга туры килер. Аннан 8-10 сәгать тирене ял иттерергә кирәк. Тире ял иткәч, дәвалану чарасы янәдән кабатлана. 1-2 атна ушлай эшләгәннән соң, бүсернең бөтенләй юкка чыккан очраклары да бар, дип искәртә халык табиблары.