Табиб билгеләп үткәнчә, кеше холестеринның 20 процентын гына ризык белән кабул итә, калганын бавыр җитештерә. Ул шулай ук бу матдәнең организмда мөһим роль уйнаганын искә төшерде. Холестерин төрле гормоннар - тестостерон, эстроген һәм витаминнар синтезлый. Туклану белгече Михаил Гинзбург холестеринның "ремонт функциясен" үтәвен дә өстәде – кан тамырларының, артерияләрнең эчке торышын яхшырта. Холестеринның артык булуы да ким булуы да организмга кире йогынты ясавын искәртте. Диетолог картлыкны акрынайтучы дүрт ризыкны да атады.
"Холестерин литрына 5,5 миллимольдан артканда, без аны артык дип әйтәбез. Мондый холестерин кан тамырлары стеналарына сылана, аларның үткәрүчәнлеген киметә һәм органнарга кан йөрүне тоткарлый. Сез холестеринны кайбер ризыклар белән нормага китерә аласыз. Көн саен суган һәм сарымсак кулланганда организм кирәкле күләмдә биоактив матдәләр ала, алар кан тамырлары стеналарына начар май төерләре укмашулардан һәм ялкынсынулардан саклый. Моннан тыш, кипкән алма файдалы. Алардагы диетик җепсел тукымалар кан тамырлары стеналарындагы холестеринның таралуына һәм организмдагы дәрәҗәсен киметүгә ярдәм итә. 75 грамм кипкән алма куллану холестеринны 15-20 процентка киметә. Моны кайбер кыйммәтле препаратларның эффекты белән чагыштырырга була. Файдалы ризыклар исемлегендә, шулай ук помидор, томат пастасы, томат согы, сардина, сайра, селдь балыклары бар”, - диде билгеле табиб.