Республиканың Учалы район дәваханәсендә хатын-кызлар өчен үтә әһәмиятле булган маммограф куелды. Заманча җиһаз гүзәл затларга хезмәт итә дә башлаган инде.
Былтыр апрель аенда республика Башлыгы Радий Хәбиров Учалы районында булганда урындагы үзәк дәваханәнең баш табибы Рөстәм Латыйпов учреждениенең матди-техник базасын яңарту таләп ителүен белдергән иде. Шуңа бирегә җиһазларның бер өлеше Башкортстан җитәкчесенең былтыргы күрсәтмәләренә ярашлы китерелә, шул исәптән маммограф та. Русиядә җитештерелгән "Маммо-РП" санлы аппаратының хакы - 13,3 миллион сум .
– Автоматлаштырылган рентгенографик аппарат сөт бизләрендәге тайпылышларны иртә стадиядә ачыкларга ярдәм итә. Бу – вакытлы һәм нәтиҗәле дәвалау билгеләүнең төп шарты. Моңарчы әлеге процедураны үтү өчен Учалы районы хатын-кызлары Уфага яки Белоретка бара иде. Маммограф тест үтте, ул терапия корпусының санлы флюорография кабинетында урынлаштырылды, пациентларны карау башланды, – ди баш табиб Рөстәм Латыйпов.
Фото: "Башинформ"