Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
26 июнь 2020, 01:09

Яңавыл районында - алты яңа ФАП

Яңавыл районының алты авылында фельдшер-акушерлык пунктлары эшли башлаячак.#национальныепроекты #нацпроекты #региональныепроекты#регпроекты #нацпроектыБашкортостан #Башкортостан#ВладимирПутин

Асаудыбаш, Вояды, Ишбулды, Сандугач, Атлегач һәм Игровка авылларында модульле фельдшер-акушерлык пунктларын монтажлау эшләре тәмамлана, дип хәбәр иттеләр Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгында. Бу алты ФАП 2 меңгә якын кешегә хезмәт күрсәтә.
Яңавыл ФАПларының барысы да медицина кадрлары белән тәэмин ителгән. Шуларның иң яше - Асаудыбаштан «Авыл фельдшеры» программасында катнашучы Айнур Кадыйров, иң тәҗрибәле фельдшер - Ишбулдыдан 90нчы елларда эшли башлаган Эльза Сәхәбетдинова.
Иске ФАПлар 50 елдан артык хезмәт күрсәтеп, авария хәлендә булган. Яңа модульле пунктлар «Сәламәтлек саклау» гомумдәүләт проектының «Беренчел медицина-санитария ярдәме күрсәтү системасын үстерү» программасы чараларына сатып алынган. Дәүләт контрактының подрядчысы - «Профметалл» җәмгыяте билгеләнгән вакытка сыеша. ФАПлар санитар-эпидемиологик заключение һәм лицензия алганнан соң ук эшли башлаячак.

Фото: bashinform.ru
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/Ber-rayonda-alti-ya-a-FAP-336577/
Читайте нас: