Федераль бюджет чаралары исәбенә 13 берәмлек җиһаз алына, шул исәптән, алты берәмлек югары технологияле: ике МРТ аппараты, бер КТ аппараты, ике ангиограф.
Июнь башына 10 берәмлек җиһаз кайтаруга алты дәүләт контракты төзелгән. Республика бюджеты чаралары исәбенә 187 берәмлек реабилитация җиһазы алырга планлаштырылган, контрактация процедурасы тәмамлана.
2020 елда “Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән көрәш” төбәк проектын тормышка ашыруга бюджет чараларының гомум күләме 861,69 миллион сум тәшкил итә, алардан федераль бюджет чаралары – 669,79 миллион сум.