Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
3 июль 2020, 00:35

Тагын бер куркыныч чир тарала

Көнбатыш Монголиядә чума таралу очраклары теркәлгән.

Шул сәбәпле ил властьлары безнең Алтай белән Тува республикалары белән чиктәш районнарында карантин чаралары керткән. Аның срогы – билгесез.
Дәваханәгә 27 яшьлек егет һәм кызны (аның яше күрсәтелмәгән) авыр хәлдә китерүләре билгеле. Чума йоктыруның сәбәбе – яшьләр чи байбак ите ашаган. Авырган кыз 60 кеше белән турыдан-туры аралашкан, ә гомумән элемтәдә торучылар саны барлыгы 400ләп кешегә барып баса.
Белешмә. Чума — бактериаль авыру. Ул кыргый хайваннарга аларның йоннарында яшәүче бетләрдән күчә. Бөтендөнья сәламәтлек саклау оешмасы мәгълүматлары буенча, вакытында дәвалана башламаганда бу чир ким дигәндә тәүлек эчендә кешене үтерергә сәләтле.
Чыганак https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/kh-vef-kh-t-r/Tagin-ber-kurkinich-chir-tarala-349631/
Читайте нас: