Бу хакта Гадәттән тыш хәлләр буенча төбәк дәүләт комитеты матбугат хезмәтендә хәбәр иттеләр. Һәлакәт булган урынга коткаручылар килә. Озак вакыт дәвамында алар баланың гәүдәсен эзли. Ниндидер бер вакытта хәтта туганнарының малай исән дигән өмете дә туа. Кызганычка каршы, күпмедер вакыттан соң коткаручылар баланың мәетен судан алып чыга. Малайның ата-анасы белән бергә елга буена ял итәргә килгәнлеге билгеле. Балаларны су буенда күздән яздырмаска кирәк тә соң...