Шушы көннәрдә Республика клиник онколоия диспансерына биш операцион күпфункцияле универсаль хирургия өстәле кайтты.
Мондый өстәлләр онкология белән авыручыларның хирургия дәвалавы сыйфатын яхшыртырга ярдәм итәчәк.
Сәламәтлек саклау министрлыгында билгеләүләренчә, өстәлнең үзенчәлеге аның кеше гәүдәсенең анатомиясенә туры килүендә, бу операцияне уңайлырак итә.
Өстәл конструкциясе пациентка хәвефсезлек һәм уңайлылык та, медицина персоналына каршылыксыз эш шартлары да тәэмин итә.
Фото: Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте
https://kiziltan.rbsmi.ru/articles/nacproekty/D-valau-chen-shartlar-yahshira-364135/