Бәйрәм вакытында 25 яшьлек кәләш үзен начар хис итә башлый. Мәҗлес урынына ашыгыч ярдәме хезмәте чакырыла. Чакыруга килгән табиблар пациентка анафилактик шок диагнозы куялар. Ләкин реанимация чаралары нәтиҗә бирми. Аларның фаразлары буенча кәләшнең кайбер ризыкларга аллергиясе булган.