Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
18 июль 2020, 23:55

Кайсы шәһәр һәм районнарда коронавирус күбрәк таралган?

Башкортстанның Сәламәтлек саклау министрлыгы мәгълүматы буенча, әле республикада 243 кеше дәваханәләрдә коронавирустан дәвалана. Аларның 34е авыр хәлдә, 8 кеше үпкәләргә ясалма вентиляция ясау аппаратына тоташтырылган.

1393 кеше амбулатор дәвалана. Иң күп авыручылар Нефтекама (481), Стәрлетамак (278) шәһәрләрендә, Бәләбәй (275), Туймазы (275) районнарында.
Соңгы тәүлектә ачыкланган 60 яңа очракның 25е – Уфада, 14е - Туймазыда, 12се Благовещен районында. Әйткәндәй, республикада коронавирус йоктыручылар саны 6194кә җитте.
Пандемия башыннын алып республикада 484010 тест эшләнгән, соңгы тәүлектә генә 5692 тикшерү үткәрелгән.
Фото: pixabay.com
Читайте нас: