Ул "дирофиляриоз" дип атала. Бу хакта Башкортстан буенча "Роспотребнадзор"ның докладында хәбәр ителә.
Дирофиляриоз - паразитар авыру. Гадәттә, ул хайваннарны (кыргый эт һәм песиләрне) зарарлый, аерым очракларда кешеләрдә дә очрый. Бу чирне черки тарата, тешләгәндә ул инвазион личинканы кертә, ул организм тукымаларында үсә башлый. Нәтиҗәдә, кешенең көчле аллергия һәм ялкынсыну реакциясе барлыкка килергә, тәне шешәргә һәм күрү органнары зарарланырга мөмкин.
Паразиттан арынуның төп ысулы - хирургия. Кайбер очракларда паразит һәлак була.
Узган елда өлкәннәр арасында куркыныч паразитар авыру Башкортстанның ике территориясендә: Бөрҗән районында (1 очрак) һәм Уфа шәһәрендә (2 очрак) теркәлгән. 2018 елда - биш шундый очрак, 2017 елда ике булган.
2017-19 елларда бу авырулар 30 июнь һәм 6 август арасында теркәлгән.
Фото: mk.ru