Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 июль 2020, 00:55

Коронавирус COVID-19 эпидемиясенең кайчан тәмамланачагын әйттеләр

Русиядә коронавирус эпидемиясе ел ахырына кадәр тәмамланмаячак, дип хәбәр итә Lenta.ru Роспотребнадзорның Эпидемиология үзәк фәнни-тикшеренү институтының фәнни эш буенча директор киңәшчесе Виктор Малеев сүзләренә сылтанып.

“Кешеләр самолетларда оча, шуңа Яңа елга кадәр бернәрсә дә тәмамланмаячак, бәлки, чирнең сезонлы учаклар кабыныр”, — диде ул һәм Израиль белән Испаниядә әлеге вакытта көн саен коронавирус йоктыруның 200-400 яңа очраклары теркәлә дип белдерде.
Ил буенча гомумән көн саен 6 меңгә якын COVID-19ны йоктырган авырулар ачыклана. Малеев фикеренчә, бу сан бер моментта кинәт кенә, мәсәлән, 500 очракка кадәр төшә дә, шул ук вакытта 12 мең очракка кадәр арта да алмый.
Мисал өчен, Мәскәү һәм Подмосковьеда көн саен 1 меңнән азрак кеше коронавирус йоктыра, ә дәваханәләрдән терелеп чыгучылар шактый күбрәк. Шулай итеп, коллектив иммунитет туплана.
“Шуңа күрә күпләр теленнән төшмәгән “икенче дулкын” Мәскәүдә булмаска да мөмкин. Коронавирус йоктыруның локаль һәм зур булмаган учаклары булырга мөмкин”, — дип исәпли эпидемиолог, шул ук вакытта Русиядә әле беренче дулкын тәмамланмавын, ә алда көз җитү һәм салкыннар көтелүен дә әйтте Малеев.
Моңа кадәр Сеченов исемендәге Беренче Мәскәү дәүләт медицина университеты академигы, микробиология, вирусология һәм иммунология кафедрасы мөдире Виталий Зверев коронавирусның беренче дулкыны тәмамлану шартларын атаган иде.
Аның фикеренчә, моның өчен ил халкының 70-80 проценты COVID-19 белән чирләргә тиеш.
Читайте нас: