Аны ачу тантанасында республика Башлыгы Радий Хәбиров, Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев, Русиянең баш онкологы Андрей Каприн катнаштылар.
Радий Хәбиров сүзләренә караганда, бу объект — республика Хөкүмәте кертә торган дистәләгән башка мөһим медицина объектлары арасында иң әһәмиятлесе.
Онкология үзәгенең әһәмиятен шушы авыру газапларын кичергән кешеләр бик яхшы аңлый. Мондый проблема белән авыручылар өчен сыйфатлы медицина ярдәме бик мөһим, диде Башлык.
Яңа онкология үзәгенең мәйданы 24 мең квадрат метр тәшкил итә, анда 250 хезмәткәр эшли башлый. Дәваханә меңнән артык заманча медицина җиһазы белән җиһазландырылган. Әмма, Хәбиров фикеренчә, бу гына аз, чөнки онкология — бүгенге җәмгыятьнең бәласе.
— Нәкъ менә шуңа күрә, хәтта бюджет кытлыгы шартларында да, без онкологик ярдәмнең тирән модернизацияләнгән челтәрен булдыру һәм үстерү өстендә эшлибез, - диде Радий Фәрит улы.
Челтәр республиканың берьюлы 13 шәһәрен һәм районын колачлаячак, мондый чир белән авыручыларга Уфага һәрвакыт килергә кирәкмәячәк. Радий Хәбиров сүзләренчә, шундый 8 үзәк эшли башлаган да инде. Хәзер диагностик база көчәйтелә, быел республика 8 компьютер томографын сатып алган.
Ә бу елдан бик мөһим объект — кан авыруларыннан интегүче балалар өчен онкогематоүзәк төзелеше башлана.
Русия сәламәтлек саклау министры урынбасары Олег Гриднев сүзләренә караганда, Башкортстанда коронавирус инфекциясе таралган чорда онкология белән авыручыларны дәвалау бер генә минутка да туктатылмаган.
"Барлык пандемияләр китәчәк, әмма безнең халыкның үлеменә төп сәбәп булган чирләр – йөрәк-кан тамырлары һәм онкология авырулары – калачак, — дип белдерде Олег Гриднев. – Бөтен ил буенча йогышлы авырулар дәваханәләре ачыла, һәм Башкортстанда гына йогышлы авырулар һәм онкология үзәкләре ачыла».
Фото: ufa1.ru