Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
12 август 2020, 14:15

Путинның кызы экспериментта катнашып, коронавирустан прививка ясаткан

Россия Президенты Владимир Путин хөкүмәт утырышы барышында бер кызының COVID-19дан прививка ястуын әйткән.

«Кызым экспериментта катнашты. Беренче прививкадан соң аның температурасы 38 иде, икенче көнне – 37дә күпмедер», дигән ул («РИА Новости» китергән цитата). Путин Россиянең коронавируска каршы вакцинаны беренче булып теркәвен белдереп, препаратның нәтиҗәле булуын һәм иммунитет барлыкка китерүен әйткән.
Читайте нас: