Бу хакта республика Сәламәтлек саклау министрлыгының рәсми вәкиле Таһир Гыйззәтуллин хәбәр итә. Ул урындагы бала тудыру йорты эшен тергезүне сораган Кырмыскалы авылы кешесенең үтенеченә җавап биргән.
"Балалар туу санының кимүе район дәваханәләрендә эшләүче табибларның квалификациясе кимүгә китерә. Эре муниципальара үзәкләрдә һәм республика дәваханәләрендә әлеге профильнең тар белгечләре тупланган, кирәкле югары технологияле медицина җиһазлары бар, алар белән һәр район дәваханәсен дә тәэмин итеп булмый", - дип язган, мөрәҗәгатькә җавап итеп, белгеч.
Ул, Кырмыскалы районының йөкле хатын-кызлары үзәк район дәваханәсе консультациясендә күзәтелә, ә Уфа перинаталь үзәгендә бала табалар, дигән. Район дәваханәсендә махсус очраклар өчен бүлмә бар.
Сәламәтлек саклау министрлыгы вәкиленең туучылар саны кимү турындагы сүзләрен төбәкнең Юстиция буенча дәүләт комитеты мәгълүматлары раслый. Шушы елның беренче яртысы статистикасы буенча, республикада 20278 бала туган, бу, узган елның шул ук чорындагы белән чагыштырганда, 613 (яки 2,9%) балага кимрәк.