Диетолог әйтүенчә, балык һәм диңгез продуктларыннан агулану бик еш күзәтелә, шуңа да аларны санитар нормаларга туры килүче тикшерелгән урыннардан сатып алырга кирәк. Тагын бер мөһим әйбер — тавык итен пешмәгән килеш ашарга ярамый: сальмонелла һәм стафилококклар белән зарарлану куркынычы бар. Бу итне һәрчак пешереп җиткерергә кирәк. Табиб шулай ук җиләк-җимеш һәм яшелчәләрне яхшылап юарга кирәклеген дә белдерә. Моның өчен су һәм лимон суты кулланырга киңәш итә.