Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
28 август 2020, 18:40

Бер хатында ВИЧ үзеннән-үзе беткән

Калифорниядә яшәүче 66 яшьлек Лорин Уилленберг исемле хатын ВИЧ инфекциясен дәваланмыйча да җиңүгә ирешкән дөньяда беренче кеше. Аңа бу куркыныч диагнозны 90нчы елларда ук куйганнар.

Лорин вирустан котылу өчен беркайчан да дарулар эчмәгән. Табиблар аның организмы табигый юл белән инфекциягә каршы көрәшкән, диләр. Тикшеренүчеләр бу хатынны еллар дәвамында өйрәнгәннәр - аның иммунитеты вируска каршы тора ала икән.
Мондый тикшеренүдә тагын 63 кеше катнашкан. Алар препаратлар кабул итмәсәләр дә, организмнарында вирус күзәнәкләре үрчи алмый. Әмма иң гаҗәбе шунда: хатынга бу куркыныч диагноз өч дистә ел элек куелса да, инде хәзер аның организмында ВИЧның эзе дә калмаган диярлек, авыруны стандарт тестлар ярдәмендә ачыклау мөмкин түгел.
Галимнәр сүзләренә караганда, хәзер Лоринны ВИЧтан котылган пациентлар исемлегенә кертергә мөмкин. Бу исемлек бик кыска, анда берничә генә исем теркәлгән. ВИЧ-инфекциядән дәвалауның ике очрагы рәсми рәвештә расланган — икесе дә сөяк миен күчереп утырту ярдәмендә ирешелгән. Аларның берсе - Берлин, икенчесе Лондон пациенты. Шулай ук медикаментоз терапиясе ярдәмендә дәваланган өченче кеше дә бар, тик әлегә ул тикшеренүләр үтә.

Читайте нас: