«Йокы бозылу — бу стресска китергән токсик реакция билгеләренең берсе. Әгәр бала сәбәпсез еласа, вак кына нәрсә дә дөнья проблемасына әйләнсә һәм аны тынычландырып булмаса, бала баш, эч авыртуга, спазматик характердагы авыртуларга зарланса, бәйләнчек хәрәкәтләр — күзен еш йомгаласа, бит, күз тиресе тартышса, кулы тик тормыйча кием төймәсен боргаласа, киемне тарткаласа, бу нервлары бозылу билгеләрен күрсәт», — ди белгеч.
Мондый реакцияләр булса, педиатр яки психологтан консультация кирәк. Марьяна Безруких бу хакта «Русия бүген» агентлыгында узган «Пандемия шартларында яңа уку елы: адаптация процесслары» дигән матбугат конференциясендә сөйләгән.
Шул ук вакытта белгеч балаларның мондый симптомнары тыныч халәттә түгел, ә стресс вакытында күренүен искәртте. Моннан тыш, бала токсик стресс халәтендә булганда аның хроник авырулары да кискенләшергә мөмкин, диелә хәбәрдә.