Тәтешле хәбәрләре
+12 °С
Болытлы
Антитеррор
Телефоны доверия
Telegram
VK
Тат
Рус
Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
4 сентябрь 2020, 13:06
Пневмония белән авыручылар саны артканнан-арта
Узган тәүлектә Башкортстанда 32 кеше коронавирус инфекциясе йоктырган.
Шуларның 17 очрагы Уфада теркәлгән, дип хәбәр итәләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгында.
Пандемия башланганнан алып республикада барлыгы 7 888 кеше COVID-19 йоктырган.
Әлеге вакытта стационарларда 66 кеше дәвалана. Шуларның 8е – авыр хәлдә. Берсе ИВЛ аппаратына тоташтырылган. Амбулатор рәвештә өйләрендә 826 кеше дәвалана.
“Тәүлек эчендә республика районнары һәм шәһәрләре хастаханәләреннән 26 кеше терелеп чыккан. Пандемия игълан ителгәннән соң барлыгы 6 967 авыру терелеп чыккан. Коронавирус инфекциясеннән яңа үлем очраклары теркәлмәгән. Төбәктә коронавирустан үлүчеләр саны үзгәрешсез кала – 29 кеше”.
Ә дәваханәдән тыш пневмония белән авыручылар саны 96 кешегә арткан. Республика дәваханәләреннән 85 пациент терелеп чыккан.
Фото: bash.news
https://omet-rb.rbsmi.ru/articles/koronavirus/Pnevmoniya-bel-n-aviruchilar-sani-artkannan-arta-439743/
Читайте нас: