Шуларның 30 очрагы – соңгы тәүлектә. Бу мәгълүматларны республика хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә сәламәтлек саклау министры Максим Забелин китерде.
Бүгенге көндә стационарларда 67 кеше дәвалан. Шуларның 5есе – авыр хәлдә. Чир таралганнан бирле барлыгы 7 126 кеше терелеп чыккан.
“COVID-19дан булган үлем дәрәҗәсе 100 мең кешегә 0,37 күрсәткеченә тигез. Үткән атнада яңа үлем очраклары теркәлмәде”, – диде Забелин.
Коронавирус инфекциясен җиңел кичерүче 789 авыру амбулатор рәвештә дәвалана. Коронавирус белән беррәттән Башкортстанда көн саен берничә дистә кешедә дәваханәдән тыш пневмония йоктыру очраклары теркәлә.
Үзегезне һәм якыннарыгызны саклагыз, дуслар!