Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
11 сентябрь 2020, 16:50

Вак моториканы үстерәбез

Вак моторика, дип физиологлар балаларның кул мускулларының хәрәкәтләндерүен атый. Ә ни өчен аны хәрәкәтләндерү мөһим? Вак моториканы хәрәкәткә китереп, кеше миендә сөйләм өчен җавап биргән зоналарны активлаштырабыз. Ә бу исә баланың тел сөйләме үсешенә уңай йогынты ясый.

Сабый тугач та аның бармак­лар мускулатурасын үстерергә кирәк. Моның өчен бармакларга массаж ясау отышлы. Баланы сабый чагыннан ук үзаллы киенергә, төймәләрен каптырырга, аяк киеме бауларын бәйләргә өйрәтергә кирәк.
Балалар бакчаларына йөре-мәгән кыз һәм малайларның күп чакта кул моторикасы үсеше тоткарланган була. Алар гади генә саналган күнегүләрне (рәсем ясау, кайчы тотып кисү, язу) авырлык белән башкара. Мондый балаларның ата-аналары еш кына, минем улыма рәсем ясау ошамый, кызым язарга яратмый, дип җаваплый һәм аларны кызыксындыру өчен чаралар күрми. Хәзерге чор балаларының тышта хәрәкәтле уеннарны аз уйнаулары да яхшыга түгел.
Балага аның яшь үзен-чәлекләренә туры килә торган күнегүләрне вак моторика белән параллель рәвештә алып барырга тәкъдим итәргә кирәк. Баланың хәрәкәт үсеше нык булганда, аның координациясе дә үсә. Вак һәм бөтен моториканы үстерүче гади күнегүләр кулланганда гына да баланы тыңларга, инструкцияләрне үтәргә өйрәтеп була. Бер яктан хәрәкәт активлыгы баланың сөйләм телен үстерә, икенче яктан сөйләм аша хәрәкәтләр формалаша.
Бала өчен аның куллары – күзләре ул. Бала бит сиземләү аша фикер йөртә: нәрсәне тоя, шуны күз алдына китерә. Ә куллар белән күп нәрсәне эшләргә була: уйнарга, рәсем ясарга, төзергә, әвәләргә, тикшерү үткәрергә. Гомумән, балаларның сөйләм үсеше дәрәҗәсе кул бармак­лары хәрәкәтләренең үсеш дәрәҗәсе белән турыдан-туры бәйле, дип әйтергә була. Хәзерге вакытта вак моториканы үстерү өчен төрле уеннар һәм күнегүләр кулланырга була. Әйтик, пластилиннан төрле фигуралар әвәләү, конструктор, мозайка төзү. Бала үскән саен күнегүләр дә катлаулана. Мәктәпкәчә яшьтәге балалар кайчы белән дөрес эш итәргә өйрәнергә тиеш. Шулай ук нокталар ярдәмендә сурәт төшерү, шакмалар ярдәмендә узорлар ясау һәм башка күнегүләр каралган. Баланы катлаулы булмаган йорт эшләренә җәлеп итү дә мөһим. Мондый эш, беренчедән, баланың вак моторикасын үстерсә, икенчедән, эшкә кызыксыну уята. Мәсәлән, камыр ризыкларын бергәләп ясарга була. Ярмалар белән шөгыльләнү дә вак моториканы үстерүдә булыша. Моның өчен нинди ярма да ярый: карабодай, дөге, ногыт борчагы, фасоль, борчак, макарон эшләнмәләре һәм, әлбәттә, төрле савытлар кирәк булачак. Уч һәм бармакларга ясалган мондый табигый массаж сөйләм үсешенә ярдәм итә. Моңа никадәр иртәрәк игътибар бирә башласагыз, сабыйның беренче сүзен шулкадәр иртәрәк ишетерсез. Ярмалар белән баланы алты айлык булгач та уйната башларга мөмкин. Сабыйлар еш кына кулга эләккән әйберне тизрәк авызга каба, шуның өчен әни кешегә игътибарлы булырга кирәк!
Юлия Фәрхуллина,
реабилитация филиалы тәрбиячесе.
Читайте нас: