Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
19 сентябрь 2020, 21:05

Коронавирус сәбәпле 7 район һәм шәһәргә керү тыелды

Башкортстанда коронавирус сәбәпле 7 район һәм шәһәргә керү тыелды.

Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Югары әзерлек” режимы турындагы указга янә үзгәрешләр кертте. Документта әйтелүенчә, республиканың Күмертау, Салават шәһәрләренә, Илеш, Ишембай, Куергазы, Мәләвез һәм Туймазы районнарына керү һәм хәрәкәт итү тыела яки чикләнә. Бу әлеге территорияләрдә яшәмәүче чит ил гражданнарына һәм Русиянең башка төбәк кешеләренә кагыла. Әлеге җиде район-шәһәрдә яшәүчеләргә, анда эшләүчеләргә, шулай ук махсус техникага (ашыгыч ярдәм машиналары, полиция, янгын сүндерү хезмәтләре һәм башкалар) юл ачык кала. Бу район һәм шәһәрләр территорияләре аша шәхси машинада йөрергә була, әмма туктарга ярамый.
Хакимият башлыкларына исә ябык территорияләрдә калган чит ил кешеләренә ярдәм күрсәтергә кушылган.
Район һәм шәһәрләргә керүчеләрне республиканың Эчке эшләр министрлыгы һәм Росгвардия хезмәткәрләре тикшерә.
Читайте нас: