Вирус чигенми
Америка мәктәпләрендә атнага ике тапкыр гына мәктәпкә баралар. Барысы да битлекләрдән. Америкада авыру очраклары 14,7 миллионнан артык. Соңгы көннәрдә Америка университетларында авыру таралу очраклары арткан. Узган ял көннәрендә унбер штатта кискен үсеш күзәтелә. Бигрәк тә Калифорния, Флорида һәм Техаста хәлләр начар. Президент Дональд Трамп сүзләренчә, авыруның таралуы менә-менә туктаячак, әмма Вашингтондагы сәламәтлекне бәяләү институты куркыныч кыш киләчәк, дип белдерә. Шулай да зарарлану темплары буенча Һиндстан алда бара. Август урталарында анда көнгә 65 мең кеше, ә бер айдан соң – 90 мең кеше авырый башлаган.
Пандемиянең икенче дулкыны Европа илләренә дә тынычланырга ирек бирми. Вазгыять Кытай, Япония һәм Гонконгта начарлана. Көньяк Кореяда да дини һәм сәяси активлык аркасында чир күп тарала.
Израильдә – карантин
Әлегә кадәр бер генә дәүләт тә кабат ябылуны игълан итмәгән. Искәрмә булып Израиль тора: биредә 12 сентябрьдән алар 9 ноябрьгә кадәр карантин. Махсус мәктәпләрдән тыш, барлык мәктәпләр дә ябылган. Рестораннарга, сәүдә үзәкләренә, күңел ачу йортларына хезмәт күрсәтү туктатылган. Өй яныннан биш йөз метрдан еракка йөрү рөхсәт ителми. Аэропортлар һәм кайбер шәхси предприятиеләр эшли, хезмәткәрләр битлек киеп, ике метр арада торалар һәм температура даими үлчәнә. Карантин яһүдләрнең Яңа ел уңаеннан тантаналар башлануы белән туры килә. 2020 елда ул 18 сентябрьгә туры килә. Эпидемия аркасында дөньяви һәм дини израильлеләр арасында мөнәсәбәтләр кискенләшкән.