Башкортстанның Бөрҗән районында 23 сентябрьдән яңа коронавирус инфекциясе таралуга юл куймау максатыннан чикләү чаралары кертелә, дип хәбәр итә район хакимияте башлыгы Газиз Манапов.
Якындагы ике атнада муниципалитетта барлык киңкүләм чаралар да тыела, Иске Собхангол авылында базар эше туктатыла, мәктәпләр дистанцион укытуга күчерелә. Балалар бакчаларында дежур төркемнәр эшләячәк. Гражданнарны кабул итү дистанцион яки электрон форматта узачак.
Газиз Манапов халыкка коронавирус киң таралган районнарга бармаска кушты, һәм чикләүләрнең COVID-19 инфекцияле халык саны артуы аркасында кертелүен аңлатты.
Район үзәк дәваханәсе мәгълүматларына караганда, районда расланган коронавирус белән 14 кеше теркәлгән, 43 кешегә "дәваханәдән тыш пневмония" диагнозы куелган. Шулай ук хәзерге вакытта Бөрҗәндә көчле респиратор инфекцияләр белән авыручыларның артуы теркәлә.