Барлык яңалыклар
Сәламәтлек
23 сентябрь 2020, 21:10

Иң яхшысы — сырганак мае

Аш-су бүлмәсендә хуҗабикәләр күңелсез хәлгә тарырга - кул яисә бармагын пешерергә мөмкин.

Әгәр мондый хәл килеп чыга икән, югалып калмаска кирәк. Сүз, әлбәттә, җиңелчә пешү очрагы турында бара.
Беренчедән, сезнең өйдә киселгән, пешкән очракта сөртер өчен махсус крем, яки аэрозоль һәрвакыт булырга тиеш. Хәзер алар һәр аптекада сатыла. Әгәр юк икән, ул чакта пешкән урынны тиз генә салкын суга тыгып торыгыз.
Суыткычта салкын катык яисә кефир булса, авыртуны басар өчен шулай ук кулланырга мөмкин. Аннары кул астында нинди май (акмай, үсемлек мае) бар, шуны пешкән урынга сөртеп куегыз. Бу очракта иң яхшысы — сырганак һәм балык мае. Алар пешкән урынны тиз төзәтә.
Җиңелчә пешкән очракта кайбер хуҗабикәләр кызарган урынны башта салкын су астында тотып, аннары теш пастасы сөртеп куялар. Теш пастасы составында прополис булса, бигрәк тә ярдәме тиз сизелер. Әлбәттә, яра җитди икән, табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк.
Читайте нас: