Ялкынсынган эчәклек синдромының нәрсәдән килеп чыгуы төгәл билгеле түгел, шулай да аның барлыкка килүенең ике факторын аерып күрсәтәләр. Бу - балачакта яисә олырак яшьтә булган стресс һәм эчәк инфекциясе кичерү нәтиҗәсендә. Авыруларның барысы да эч авыртуыннан, метеоризмнан һәм эчәк эшчәнлегенең начарлануыннан, газ җыелуыннан зарлана. Шулай ук әлеге авыру вакытында гастроэнтерология өлкәсенә кагылмаган симптомнар да булырга мөмкин. Мисал өчен, баш яки арка авыртуы, һава җитмәү һ.б.